ТР Дәүләт камера хоры язның беренче бәйрәменә багышлап концерт әзерли

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

2 март көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында  Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хорының “Диңгез, диңгез” концертына чакыра. Программада – Европа, рус һәм татар классикасы, эстрада композицияләре һәм халык җырлары. Концерт «Хоровой Crossover» абонементы кысаларында узачак. Башлана 18.30да.

Язгы бәйрәмгә Дәүләт камера хоры махсус программа әзерләгән, анда бөтен музыкаль әсәрлә диңгез темасы белән бәйле булачак. "Дидона и Эней" (Г.Перселл), "Садко" (Н.А.Римский-Корсаков), "Русалка" (А.Дворжак), "Сказки Гофмана" (Ж.Оффенбах) операларыннан өзекләр, шулай ук көнбатыш хор культурасы шедеврлары һәм XX гасырның музыкаль хитлары яңгыраячак.

Концертта Дмитрий Чирков җитәкчелегендәге Болактагы Яшьләр театрының Камера оркестры, Лилия Таһирова, күптән түгел Ф.И.Шаляпин стипендиясе тапшырылган Илгиз Зәкиев катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International