Чистайда Гаяз Исхакыйны искә алалар

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Чистай районында февраль  ае Гаяз Исхакый ае булып билгеләп үтелә. Районның төрле мәктәпләрендә күренекле язучының тууына 140 ел тулуга багышланган кичәләр, укулар, конференцияләр оештырыла.

22 февральдә Наратлы елга урта мәктәбендә узган, Гаяз Исхакыйны  искә алуга һәм Туган телгә багышланган кичәдә  драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат; шагыйрә, С.Сәләйманова исемендәге премия лауреаты Рифә Рахман катнашты.

1 март көнне Гаяз Исхакыйның  туган авылы Яуширмәдә, язучылар, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, сәхнә осталары катнашында, аның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы кичә була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International