28 февраль көнне Чистайның С.Гобәйдуллина исемендәге Балалар сәнгать мәктәбендә “Кама мозаикасы” республика балалар иҗат конкурсы-фестивале башлана. Бәйгедә балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары катнаша.
Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика мәдәният һәм сәнгать уку йортлары методик үзәге, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты, районның Мәдәният идарәсе, С.Гобәйдуллина исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе оештыра.
Бәйге 17 яшькәчә балалар арасында фортепиано-соло, кыллы-смычоклы уен кораллары – соло, музыкаль-теоретик олимпиада, хор номинацияләре буенча үткәрелә.
Быелгы конкурста Татарстанның төрле районнары һәм шәһәрләреннән 300ләп укучы катнаша.