Кариев театры республика районнарыннан гастрольдән кайтты

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының февраль аенда Татарстан районнары буенча гастрольләре ахырына якынлашты. 15-20 февральдә театр коллективы Минзәлә, Актаныш, Азнакай районнарында булып, “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан) музыкаль әкиятен һәм “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) музыкаль комедиясен тамашачыларга тәкъдим итте.

19 февральдә Алабуга шәһәрендә Кариев театры артистлары Пауло Коэльоның «АЛХИМИК» әсәре буенча куелган спектакль күрсәтте.

Ватанны саклаучылар көнендә театр Батыр районының Озын Куак авылы халкын “Гашыйклар утравы” спектаклен күрсәтеп тәбрикләде.

Март аенда да Кариев театры тамашачыларны төрле районнарда спектакльләр белән куандырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International