1 март көнне “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Фиринат Халиков күргәзмәсе ачыла. Ул – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия сәнгать академиясе әгъза-мөхбире.
Күргәзмәдә рәссамның төрле елларда иҗат ителгән илледән артык эше тәкъдим ителәчәк.
Рәссамның эшләре белән 1 апрельгә кадәр танышып булачак.