Беренче татар хатын-кыз режиссер, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның тууына 115 ел, шулай ук аның улы – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Тумашевның тууына 95 ел тулу уңаеннан, Кәшифә Тумашеваның туган төбәге – Балтач районы Нөнәгәр авылында әлеге күренекле театр әһелләрен искә алу чаралары уздырылды. Анда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык артистлары Әнәс Галиуллин белән Нуретдин Нәҗмиев, Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова, ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Чулпан Закирова, драматург Рәдиф Сәгъди катнашты. Искә алу кичәсенең мәртәбәле кунаклары арасында Кәшифә Тумашеваның кызы Зөмәрә ханым, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская, Аяз Гыйләҗевнең бертуган энесе Альберт Гыйләҗев һ.б.лар бар иде.
Иң элек кунаклар Нөнәгәр урта мәктәбенең Кәшифә Тумашева исемендәге музеенда булды. Аннары авыл мәдәният йортында Тумашевларга багышланган искә алу кичәсе узды. Сәхнәдә чыгыш ясаган кунакларның һәркайсы Тумашевларга бәйле хатирәләре белән уртаклашты.
Исламия Мәхмүтовага Кәшифә Тумашева куйган “Дулкынлана тирән күл” спектаклендә Фәйрүзә ролен башкару насыйп була. “Тумашевлар – шәхсән миңа зур сәхнә кешесе булырга мөмкинлек биргән шәхесләр. Алар безнең өчен режиссер да, укытучы-остаз да, тәрбияче дә булды”, – диде ул һәм Күчмә театр чорыннан ук Нөнәгәргә, Кәшифә апаның авылы дип, һәрвакыт шатланып кайтуларын билгеләп узды.
“Бүген нөнәгәрлеләр бөек авылдашларын зурлый. Кәшифә Тумашеваны 1962 елдан бирле белә идем. Миңа берничә ел аның белән эшләү бәхете тәтеде. Кәшифә апа эленке-салынкы йөрүчеләрне өнәмәде. Үзе дә һәрвакыт хәрәкәттә иде. Ул музыкаль спектакльләр куярга яратты. Музыканы спектакльгә шулкадәр оста кертә белә иде ки, музыка белән спектакльне бер-берсеннән аерып карау һич мөмкин түгел иде” – дип искә алды Әнәс Галиуллин.
Кичен Тинчурин театры тамашачыларны Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган “Бер күрешү — үзе бер гомер” спектакле белән сөендерде.
Искәртеп узыйк: искә алу чаралары Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Балтач районы мәгариф идарәсе, Балтач районы мәдәният бүлеге, Балтач районы Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбе, Балтач районы Нөнәгәр авыл җирлеге тарафыннан оештырылды.