14-18 март көннәрендә Казан, Түбән Кама һәм Чаллыда VI L’arte del arco Халыкара фестивале узачак. Фестивальне оештыручылар – Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Камера оркестры һәм ТР Мәдәният министрлыгы быел да Казанга исемнәре дөньяга мәгълүм солистларны чакырган.
Беренче тапкыр Татарстанда Хорватия виолончелисткасы Моника Лесковар, фестивальдә Греция һәм Польшаны тәкъдим итүче Ирмина Тринкос чыгыш ясаячак.
Шулай ук Бөекбританиядән яшь скрипкачы – 12 яшьлек Лея Чжу да киләчәк. Фестивальгә шулай ук Родион Замуруев, Никита Борисоглебский һәм Денис Шаповалов та чакырылган.
Фестиваль концертлары традиция буенча Казан, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә узачак. Әлеге шәһәрләрдә музыкаль премьералар яңгыраячак, ә Казанда фестиваль катнашучылары яшь музыкантлар өчен остаз дәресләре үткәрәчәк.
Моннан тыш, оркестр өч юбилей: оркестр оешуга 30 ел тулу, 30нчы концерт сезоны һәм маэстроның юбилей елына туры килгән киләсе фестивальдә катнашучыларны да атады.
2019 елда узачак VII L’arte del arco фестиваленә Марк Дробинский (виолончель, Франция), Стефан Миленкович (скрипка, АКШ – Сербия – Италия), Долебор Карвай (скрипка, Словакия), Александра Саульская (меццо-сопрано, Мәскәү), Даниил Гришин (альт, Россия) чакырылган. Шулай ук фестивальдә Лада Лабзина (орган) һәм Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры да катнашачак.