Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Крылья Победы. Оборона Заполярья» документаль фильмы премьерасы була. Ул Казан эзтабарларының Мурманск өлкәсенә экспедициясенә багышланган.
Фильмның төп максаты – балалар һәм яшьләрдә патриотлык рухы, үз Ватаннарына мәхәббәт тәрбияләү.
Чара 25 февраль көнне 15.00дә Казан шәһәре, Бауман урамы, 62/9нчы йорт адресы буенча уза.
Программада: фотоэшләр күргәзмәсе, фильмны күрсәтү, фуршет.