IV “Россия исемнәре” Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Иҗади бәйге РФ Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Ростов өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Ростов-Дон администрациясе ярдәмендә уздырыла.
Фестивальнең максаты талантлы башкаручылар һәм коллективларны ачыклау, балалар һәм яшьләр арасында дустанә элемтәләрне ныгыту, башкару культурасын, сәнгать зәвыгын камилләштерү тора.
Бәйгедә сәнгать, музыка һәм гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары, мәдәният йортлары карамагындагы түгәрәкләргә йөрүчеләр, шулай ук үзешчән коллективлар, яшь композиторлар, профильле урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары студентлары катнаша ала.
Фестивальнең финалы 24-28 мартта Ростов-Донда узачак.
Тулырак мәгълүмат белән //имена-россии.рф сайтында танышырга мөмкин.