«ART OPEN WORLD» халыкара үзәге балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары башлану турында игълан итә. Җиңүчеләр Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 ачылыш һәм ябылыш тантаналарында катнаша алачак.
Бәйге вокал, хореография, уен кораллары, сәхнә сәнгате номинацияләре буенча үткәрелә.
Сайлап алу турлары 2-5 мартта Санкт-Петербург, 7-8 апрельдә Волгоградта, 13-16 апрельдә Мәскәүдә, 20-22 апрельдә Уфада, 26-30 апрельдә Адлерда узачак. Ә ярымфинал 11-13 майда Ростов-Донда үтә.
Фестиваль турында тулырак мәгълүматны http://art-openworld.ru сайтында табарга була.