Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновка Дуслык ордены тапшырды

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Кичә Г.Кама исемендәге Татар дәүләт Адемия театрында Россия һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновның 80 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе үтте. Юбилярны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул аңа Татарстанның дәүләт бүләге - Дуслык орденын тапшырды, ә соңыннан ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның котлавын укыды.

Мәгълүмат өчен. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССРның Дәүләт бүләге лауреаты, М.Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе лауреаты Ринат Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылына туган. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлап, Татар академия театрында эшли башлаган. 1989 - 2010 елларда Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International