С.Сәйдәшев исемендәге Концертлар залында ТР Дәүләт кыллы квартеты концерты узачак

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

25 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында ТР Дәүләт кыллы квартеты “Шәм яктысындагы музыка” циклыннан “Классика шедеврлары. Борынгы романслар”концерты узачак. Башлана 15.00дә.

Программада XVIII-XIX гасырларның рус классик камера музыкасы җәүһәрләре тәкъдим ителгән. Концертта А. Алябьев, П. Булахов, М. Глинка, С. Рахманинов, шәһәр һәм чегән романслары яңгыраячак. Тамашачылар бөек рус композиторлары Бородинның 2нче Квартетыннан Ноктюрн и Скерцо әсәрләрен, А.Глазуновның “Раймонда” балетыннан антракт, квартет миниатюралар ишетә алачак.

Классик музыка шедеврларын квартетка кушылып танылган музыкантлар  Виталий Харисов (гитара), Татьяна Кожинова (меццо-сопрано), Светлана Будилова (сопрано), Кирилл Логинов (бас) башкарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International