Мамадыш шәһәрендә эзтабар-язучы Шаһинур Мостафинга 70 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе узды. Кичәдә язучының каләмдәшләре, дуслары – Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Г.Тукай премиясе лауреатлары Зиннур Мансуров, Вахит Имамов, Газинур Морат, рәссам Нәҗип Нәккаш; Фоат Галимуллин, Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Ринат Мөхәммәдиев, Амур Фәлах, Вәрис Гали, Рафаил Газизов һ.б. чыгыш ясады. Язучының барлык якташлары исеменнән Шаһинур Мостафинны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов котлады.
Кичә Шаһинур Мостафин иҗат иткән әсәрләр, җыр, бию белән үрелеп барды.