Кариев театры Алабугада "Алхимик" спектаклен тәкъдим итә

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Бүген, 19 февральдә, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Пауло Коэльоның «Алхимик» әсәре буенча куелган маҗаралы сәяхәте белән Алабуга шәһәренә юл тотты. Флюра Янышева һәм   Ренат Әюпов инсценировкасы, Рабит Батулла тәрҗемәсе.

Заманабызның, иң яман чире наркомания тозагына эләгеп, бик күп яшь гомерләр өзелә. "Алхимик" спектакле шушы афәттән котылу юлларын эзләргә өнди, наркотиклар куллануның фаҗигага алып баруын кисәтә.

Театрның Актаныш районында гастрольләре дәвам итә. Бүген актанышлылар «Керпе малае дуслар эзли» (Р.Корбан) һәм «Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) спектакльләрен карый алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International