Казанның 5нче музыка мәктәбендә Мстислав Ростропович исемендәге кыллы-смычоклы уен кораллары республика конкурсы уза.
Әлеге конкурс ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм XX гасырның танылган музыканты, дирижеры һәм педагогы, дөнья башкаручылар культурасы үсешенә зур өлеш керткән Мстислав Ростропович (1927-2007) истәлегенә багышлана.
Ул балаларны һәм яшүсмерләрне дөнья музыка сәнгате белән таныштыру, аеруча сәләтле һәм перспективалы башкаручыларны ачыклау максатында үткәрелә. Фестивальне Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Республика мәдәният һәм сәнгать уку йортлары методик үзәге” ТР ДБМК гамәлгә куйган.
Быелгы конкурста Казан, Мәскәү, Чаллы, Зәй, Әлмәт, Чистай, шулай ук Йошкар-Ола шәһәрләреннән килгән укучылар катнаша.