Казанда Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгуына 29 ел тулуга багышлап документаль кино күрсәтелә

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

16 февраль көнне «Grand Cinema» кинотеатрында (Ф.Әмирхан, 1 («Ривьера» күңел ачу комплексы) Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгуына 29 ел тулуга багышланган чара уза. Тамашачылар игътибарына режиссер Руслан Вәлиевның “З/К” документаль фильмы тәкъдим ителәчәк.

“З/К” документаль фильмы XII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә “Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм” номинациясендә җиңү яулаган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International