Кичә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Чистай районында булды. Ул анда Чистай муниципаль районы Советының «Чистай муниципаль районының 2017 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар» темасына багышланган утырышында катнашты. Шулай ук 2017 елда Чистай дәүләт музей-тыюлыгы составаында ачылган Музей-күргәзмә комплексында булды һәмм министрлык карамагындагы оешмада эшләүчеләр белән очрашты.
Музей-тыюлык директоры Александр Печенкин үз чыгышында 2017 елга нәтиҗәләр ясап узды һәм киләчәккә эш юнәлешләрен билгеләде.
Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үзенең Чистайда укыган вакыттагы хатирәләре белән уртаклашты, министрлык эшчәнлеге турында сөйләде. “Чистай – минем яшьлек хәтирәләре белән бәйле, мин бу шәһәрне бик яратам, - диде ул. - Алдагы елларга ниятләнгән эшләр Чистайга тагында да матурланырга булышыр дип өметләнәм. Ә без, үз чиратыбызда, шәһәрдә Мәдәният министрлыгы линиясе буенча үткәрелүче чараларга ярдәм итәчәкбез”.
Айрат Сибагатуллин Яүширмә авылындагы Г.Исхакый Тарихи-мемориаль һәм этнографик комплексында да булды. Ул ремонт-реставрация эшләре үткәрүгә мохтаҗ. 2018 елның февраль аенда Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тула. Шуңа да музейда ремонт һәм яңа экспозиция булдыру мәсьәләсе аеруча актуаль.