Татарстанлыларны “Бөтендөнья Парамузыкаль фестиваль”дә катнашырга чакыралар

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

“Бөтендөнья Парамузыкаль фестиваль”не оештыручылар катнашучылардан гаризалар кабул ителә башлау хакында белдерә. Фестиваль 2009 елда – Тигез мөмкинлек елында гамәлгә куелып, Россиядә ел саен үткәрелә. Фестивальнең максаты – социаль интеграция, сәламәтлеге һәм иминлек дәрәҗәсенә карамастан, кешенең тигез мөмкинлекләрен күрсәтү, авыр тормыш хәленнән чыга һәм максатка ирешә белүгә ихтыярны күрсәтү.

Төрле елларда әлеге фестивальдә Россиянең 50 дән артык субъекты, шулай ук дистәләгән чит ил вәкилләре катнашкан. Быел чаралар Россия шәһәрләрендә берничә турда узачак.

Проектта катнашу өчен гаризалар 31 мартка кадәр дистанцион видео-смотр рәвешендә кабул ителә.

Тулырак мәгълүматны парамузыкальный.рф сайтында һәм +7 495 223 92 77 номерына шалтыратып белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International