12 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына багышланган кичә оештырыла. Шул уңайдан Милли музей Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Аяз Гыйләҗевнең тормышына, иҗатына багышланган “Зәй энҗеләре” исемле күргәзмә әзерләде.
Аяз Гыйләҗевның мемориаль әйберләрен, кулъязмаларын, китапларын саклаучы алдынгы фәнни оешмалар белән берлектә эшләнгән күргәзмә халык язучысының тормышы һәм иҗатындагы төп сәхифәләрен күрсәтә. Милли музей фондларыннан күргәзмәдә язучының фотолары, китаплары, афишалары һәм шәхси әйберләре күрсәтелә. Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында язу машинкасы, язучы үзе Милли музейга бүләк иткән дүрт томлык әсәрләр җыелмасын күрергә була. Шулай ук биредә Милли архив фондларында һәм Гыйләҗевлар гаиләсе архивында сакланучы фотолар, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры афишалары урын алган.
Аяз Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1948 елда Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1950 ел башында А.Гыйләҗевне «советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә гаепләп» кулга алалар, җиде елга ирегеннән мәхрүм итәләр. 1955 елда азат ителгәч ул Казан университетында укуын дәвам итә, 1961 елда Мәскәүдә Югары әдәби курсларны тәмамлый. 1963 елдан башлап ул бөтенләе белән профессионал-язучылык хезмәтенә күчә. А.Гыйләҗев киң кырлы иҗат мирасы калдырган язучы. Ул 5 зур масштаблы роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса иҗат иткән. Аның сәхнә әсәрләре Татарстан, Россия һәм чит ил сәхнәләрендә зур уңыш белән бара Аның иҗаты гаҗәеп киң кырлы. «Өч аршын җир», «Җомга көн кич белән...», «Яра», «Йәгез, бер дога!» һ. б. әсәрләре – һәрберсе милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителгән.