Мәскәү консерваториясенең Зур залында Хибла Герзмава һәм Александр Сладковский төнге концерт куя

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

9 февраль көнне П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Зур залында Россиянең халык артисты Хибла Герзмаваның төнге концерты узачак.

Дөнья опера сәхнәсендә танылган Россия җырчыларының берсе Хибла Герзмава Зур театр солисты Арсен Согомонян һәм Е.Ф.Светланова исемендәге Дәүләт академик симфоник оркестры белән чыгыш ясаячак.

Классик музыка яратучыларны тагын бер бүләк көтә: дирижер пультына Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш деирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский басачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International