“Кино вакыты” форумы Казанда питчинг һәм сценарийлар конкурсына гаризалар кабул итә башлый

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда 28-31 март көннәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Россия Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге ярдәмендә “Кино вакыты” форумы узачак. Аның кысаларында “Кино проектлары питчингы”, “Киносценарийлар”, “Киножурналистика”, «Generation P: провокацияләр, алга этәрү һәм PR», «КиноProfi» кебек чаралар узачак.

Россия Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге оештырган Бөтенроссия питчингының экспертлар комиссиясендә абруйлы продюсерлар, сценаристлар һәм кино тармагы режиссерлары катнаша.

8 февральдән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган III Ачык республика кино сценарийлары конкурсында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлый.

 “Кино вакыты” форумында һәм III Ачык республика кино сценарийлары конкурсында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар e-mail: cinematimekzn@mail.ru адресына кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International