Кичә Алабуга муниципаль районының Танай авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды. Биредә Барлык эшләр дә Республика мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программасы нигезендә башкарылган.
Хәзер бу бинада Мәдәният йортыннан тыш, авыл җирлегенең башкарма комитеты, 2нче музыка һәм 1нче сәнгать мәктәпләре филиаллары, почта бүлекчәсе һәм китапханә урнашкан.
Бүгенге көндә клубта 20 түгәрәк һәм 7 һәвәскәрләр берләшмәләре эшли, аларга 266 кеше йөри.
Белешә өчен: республикада 1956 мәдәният-ял учреждениесе бар, аларның 1870е авыл җирлегендә урнашкан.
2012 елдан башлап Татарстанда 50дән 300гә кадәр урынга исәпләнгән күп функцияле мәдәният үзәкләрен төзү программасы тормышка ашырыла. 2015 елдан башлап авыл клубларын капиталь ремонтлау программасы гамәлдә. Әлеге вакыт аралыгында 257 мәдәни бъект төзелгән, моның өчен 2 625,47 млн сум акча тотылган. Тагын 798,23 млн сум акча 114 клубны капиталь төзекләндерү өчен киткән.