11 февраль көнне Болгар музей-тыюлыгы территориясендә “Кыш Батыр” кышкы спорт-тарихи уеннары узачак. Бу көнне бирегә килүчеләрне интерактив һәм спорт тарихи мәйданчыклары көтә. Анда урта гасыр ярышлары белән тынышып кына калмыйча, үз көчеңне дә сынап карарга була. Фестивальдә командалар белән дә, ялгыз гына да катнашырга мөмкин.
Ярышлар сәгать 11дә башлана.