Сәйдәшев исемендәге концертлар залы “Дюймовочка” әкиятен карарга чакыра

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

11 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында “Комда әкият” абонементы кысаларында “Дюймовочка” Музыкаль-әдәби фантазиясе күрсәтелә. Тамаша 12.00дә башлана.

Г.Х.Андерсенның әкияте Концерт залы сәхнәсендә үтә. Тамашачылар бәләкәй кешенең бәхет өчен көрәш тарихы шаһиты булачак. Әдәби-комлы тамаша Көнбатыш Европа һәм рус композиторлары музыкасы белән үрелеп барачак.

Шулай ук комлы анимация остасы Ләлә Явкинаның комда ясалган рәсемнәре күрсәтеләчәк. Ә әкиятне танылган диктор һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Петр Нижинский һәм җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Асия Мостафина укый. Музыкаль бизәлеш – Алсу Абдуллина (скрипка), Алиса Лабзина (фортепиано), бәрмә уен кораллары.

Комлы анимация – заманча сәнгатьнең өр яңа төре. Рәссам өстәлдә үзгәреп торучан картиналар ясый, сурәтләр экранга трансляцияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International