12-18 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Милли музеенда Май чабу бәйрәменә багышланган чаралар узачак. Әлеге көннәрдә музейга килүчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныша, балалар “Петрушка театры” курчак мини-спектаклен карый, төрле уеннарда катнаша ала. Ә бәйрәм, әлбәттә инде, белен белән чәй эчеп тамамланачак.
Чарада катнашырга теләүчеләр алдан заявка бирергә тиеш.