Брюссельдә Татар мәдәнияте көннәре узды

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

3-4 февральдә Брюссельдә Татар мәдәнияте көннәре узды. Бельгия, Нидерланд, Германиядән җыелучылар биредә татар халкының милли киемнәре турында фикер алышты.

Презентация форматында калфакның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Әлеге темага Кельн шәһәреннән Флүзә Ишметьева лекция укыды. Нидерландтан Ләйсән Гафурова киемнәрдәге чигелгән бизәкләр белән таныштырып үтте.

Күргәзмәләр залында фольклор костюмнар, авыл һәм шәһәр татарлары киемнәре һәм бизәнү әйберләре тәкъдим ителгән иде.

Байлар Сабасы осталарының “Ихлас Татарстан” күргәзмәсе кул эшләнмәләренең төрлелеге белән таныштырды.

Татарстаннан килгән җырчы Сөмбел Билалованың чыгышы чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен тарихи ватаннарыннан сәлам булды.

Чараны «Бельгия татарлары» ассоциациясе Россиянең фән һәм мәдәният үзәге һәм Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International