6 февраль көнне 18.00дә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Мәскәү заманча сәнгать музее һәм Заманча сәнгать галереясенең XIX-XXI гасырлар сәнгате турындагы лекториянең бишенче вакыйгасы – Данила Булатовның «Пространство эксперимента. Нео-дадаизм и Флуксус. Перформативность и левый дискурс в искусстве» дигән лекциясе узачак.
Данила Булатов - сәнгать тарихчысы, А.С.Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музееның фәнни хезмәткәре һәм кураторы, XX гасыр икенче яртысында Германия сәнгате белгече.