С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында клавишалы уен кораллары концерты

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

4 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында «Sound Story» («Тавыш тарихы») абонементы кысаларында “клавишалы уен кораллары бөеклеге” концерты узачак. Программага клавишалы уен кораллары башкаруында рус һәм чит ил композиторларының танылган әсәрләре кергән. Концерт 12.00дә башлана.

Концертта Л.В.Бетховенның 7нче сонатасының 1нче өлеше, В.А.Моцартның “Фантазия ре-миноры”, Э.Бувельның «Porto Viego» вальс-мюзетты һәм тангосы һәм башка әсәрләре яңгыраячак. Программа Мария Аксенованың Т.Хренниковның “Московские окна” җырына авторлык импровизациясе белән тәмамланачак.

Программага кергән әсәрләрне Елена Бурундуковская (клавесин), Алсу Абдуллина (скрипка), Кирилл Егорычев (фортепиано), Алмаз Әхмәтҗанов (аккордеон), Мария Аксенова (джаз-фортепиано) башкарачак. Вокаль партияләр Ия Тепнадзе һәм Мария Михайлова башкара, концертмейстер Алиса Лабзина (фортепиано). Программаны Виктория Шушарина тәкъдим итә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International