9 февраль көнне 17.00дә “Мир” кинотеатрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Татарстанские шорты. Черный квадрат. 2017» киноальманахын тәкъдим итү була. Альманах кыска метражлы 4 уен фильмыннан тора: Эхо» (реж. Алисә Галиева), «Солнечный ветер» (реж. Әмир Галиәскәров), «Раскол» (реж. Ксения Коломойцева), «Пневмония» (реж. Михаил Волегов).
Фильмнарның төп геройлары – авыр тормыш хәлендә калган яшьләр.
Кинолар күрсәтелеп беткәч, режиссерлар фильмнар турында фикер алышуда катнашачак һәм үзләренең иҗат төркемнәре әгъзалары белән таныштырачак.