“Иделкәем” смотр-конкурсы башлана

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге 3 һәм 4 февраль көнне Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында районның Мәдәният идарәсе ярдәмендә “Иделкәем” Республика балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театрлар һәм курчак театрлары коллективлары смотр-конкурсының беренче зона турын үткәрә. Анда Әлки, Аксубай, Алекссевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Чирмешән, Чистай һәм Спас районнары катнашачак.

Смотр-конкурс барышында барлыгы 6 зона туры үткәреләчәк. Алар 10-11 февральдә Кайбыч районының Олы Кайбыч, 17-18 февральдә Биектау районының Шәпши авылларында, 21-22 февральдә Баулы шәһәрендә, 1-2 мартта Актаныш авылында, 3-4 мартта Алабугада узачак. 10-11 мартта жюри әгъзалары Казан Мәдәният сарайлары һәм йортлары колелктивлары чыгышын бәяләячәк.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 27 мартта, Халыкара Театр көнендә “Гран-при” алган театр коллективы шәһәрдә яки район үзәгендә булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International