Нәҗип Җиһанов исемендәге III «Мирас» Татар музыкасы фестивале кысаларында Рәшит Кәлимуллинның юбилей концерты уза

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

24 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге III «Мирас» Татар музыкасы фестивале кысаларында Рәшит Кәлимуллинның юбилей концерты узачак.

Россия һәм Татарстанның халык артисты, Россия Композиторлар берлеге рәисе, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе 2017 елның 6 маенда үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Программага “Симфоник фрескалар”, Оркестр белән фортепиано өчен концерт, Оркестр белән скрипка өчен концерт, оркестр өчен “Урман әкиятләре”, “Симфоник биюләр”, “Татарча сюита” кергән.

Концерт программасын Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры башкарачак. Дирижер – Василий Валитов (Мәскәү). Инструменталь концертларда солистлар булып  Мәскәүнең танылган музыкантлары, халыкара конкурслар лауреатлары Федор Әмиров (фортепиано), Гайк Казязан (скрипка) чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International