Татарстан эшкуарларын “Изгелек импульсы” премиясенә дәгъва кылырга чакыралар

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан эшкуарлары “Изгелек импульсы” премиясен алу өчен конкурста катнаша ала. “Изгелек импульсы” – “Безнең киләчәк” фонды тарафыннан социаль эшмәкәрлекне үстергән һәм алга этәргән өчен тапшыра торган Бөтенроссия күләмендәге еллык премия.

Премиянең бурычлары  - социаль эшмәкәрлек өлкәсе белгечләренең казанышларын тану, дәүләт органнарының игътибарын социаль эшмәкәрлек институтына җәлеп итү, шулай ук Россиядә социаль эшмәкәрлекне популярлаштыру.

Әйтергә кирәк, берничә ел элек оештыручылар тарафыннан “Мәдәният өлкәсендә социаль эшмәкәрлеккә өлеш керткән өчен” дигән махсус номинация кертелде.

Премия турындагы тулырак мәгълүматны http://impulsdobra.ru сылтамасы буенча кереп белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International