Татарстан Милли музеенда «Иделдә җиңү»не билгеләп үтәләр

2018 елның 2 феврале, җомга

4 февраль көнне ТР Милли музеенда 200 көн һәм төн дәвам иткән Сталинград сугышында җиңүгә 75 ел тулуга багышланган чара узачак. Ул Россия хәрби-тарихи берләшмәсенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге ярдәмендә һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” партия проекты кысаларында узачак.

Чара 12.00дә Сталинград сугышында катнашкан Г.Б.Сафиуллин һәм Г.Н.Кутуйның шәхси әйберләрен күрсәтүдән һәм “Юнармия” Бөтенроссия хәрби-патриотик балалар-яшүсмерләр хәрәкәтендә катнашучыларга бүләкләр тапшырудан башланып китәчәк.

Көн дәвамында “Җиңү тәрәзәләре” һәм “Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан” дигән күчмә күргәзмәләр, шулай ук ТР Милли музее китапханәсендәге сугыш турындагы китаплар күрсәтеләчәк. Сталинград сугышы турындагы фильмнар да күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International