30 гыйнвар көнне 17.00дә “Мир” кинотеатрында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә сукыр һәм начар күрә торган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Жили-были мы” фильмы күрсәтеләчәк.
“Жили-были мы” гаилә фильм-әкияте Сергей Михалков исемендәге III Халыкара конкурс лауреаты булган “Хрустальный ключ” повесте буенча төшерелгән.
Россия Федерациясенең “2011-2015 елларга уңайлы мохит” Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 2012 елдан башлап Татарстанда тифлокомментарияле һәм субтитрлы фильмнар Россия кинематографиясе үзәге базасы - “Мир” кинотеатрында һәм Республика махсус сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсендә күрсәтелә.