Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать залында Уфа рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Флюр Исмәгыйлевның “Мишар Фельдери легендалары” дигән күргәзмәсе ачылды.
Беренче булып кунакларны Татарстан Республикасында “Россия рәссамнары берлеге” Бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасы бүлеге рәисе Илнур Сираҗиев сәламләде. Ул күргәзмәнең авторына, шулай ук музей-тыюлык генераль директоры Гөлзада Руденкога рәхмәт хатлары тапшырды.
Гөлзада Руденко үзенең сәламләү чыгышында “Мин Шишкин кебек ясыйм” Республика яшь рәссамнар конкурсы башлану турында да игълан итте.
Күргәзмә белән 11 февральгә кадәр танышырга була.