28 гыйнвар көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында “Орган һәм Рыцарь в блестящих доспехах” дигән концерт була. Ул “Орган корольлеге” абонементы кысаларында тәкъдим ителә һәм ул көнне ике тапкыр үтә: 12.00 һәм 15.00дә.
Программада: В. Манфредини, П. Чайковский, М. Мусоргский, Р. Штраус әсәрләре, шулай ук джаз композицияләре. Аларны ТРның атказанган артисткасы Лада Лабзина (орган), подполковник Ян Орехов җитәкчелегендәге Казан югары танк командирлар училищесының тынлы оркестры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры башкарачак.