27 гыйнвар көнне 17.00дә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры атаклы дирижер Фоат Мансуровның тууына 90 ел тулуга багышланган концерт бирә.
Фоат Шакир улы Мансуров чирек гасыр Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе булды. Ул республикада музыка сәнгате үсешенә үзеннән зур өлеш кертте.
Бу кичтә Фоат Мансуровның иң яраткан әсәрләре яңгыраячак. Алар арасында - Дж. Мейербер – «Пророк» операсыннан марш, Ж. Бизе –«Рим» симфониясе, Ж. Массне – «Неаполитанские сцены», П. Чайковский – «Аккош күле» балетыннан испан биюе һәм башкалар.