Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Татарстан Республикасы Милли музее «Музей капкасына гол» проектын гамәлгә ашыра
2011 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе
17 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә ТР Милли музееның конференцияләр залында «Современник» («Замандаш») клубы утырышы булачак.
Татарстанда һәм Россиядәге хәзерге тормышны спорттан башка күз алдына китереп булмый. 2013 елгы Универсиада һәм аның артыннан Сочидагы Олимпиада якынлаша. Россиянең һәм Татарстанның спортта зур казанышлары һәм җиңүләре бар. Спортта югары казанышларга ирешү өчен күп эшләргә, нык ихтыяр көченә ия булырга кирәк, шулай да безнең арада Олимпия уеннарында җиңү яулаучылар бар!
Зур спорт чаралары алдыннан ТР Милли музее “Музей капкасына гол” проектын гамәлгә ашыра, әйдәүче спортчылар һәм командалар коллекцияләре туплый, Татарстанда спорт казанышларына һәм үсешенә багышланган очрашулар һәм күргәзмәләр оештыра.
Музейдагы әлеге очрашуның герое – Татарстанның мәшһүр спортчыларыннан булган фехтование остасы Валентина Геннадьевна Никонова. Күп еллар дәвамында ул фехтованиедә зур казанышларга ирешә, 35 ел элек Монреаль Олимпиадасында алтын медаль яулый.
Бер спорт мәктәбе һәм бер тренер Житлов Владимир Васильевич тәрбияләгән спортчы-фехтовальщикларның Татарстан һәм Советлар Союзы өчен күрелмәгән уңышлары Валентина Никонова исеме белән бәйләнгән. Казан фехтованиесе 1976 елда, Монреальдәге XXI Олимпия уеннарында Казаннан берьюлы өч фехтовальщица алтын медаль яулап алгач, үзенең иң югары үсеш ноктасына ирешә.
Утырышка күргәзмә әзерләнгән, анда музей тупланмаларыннан экспонатлар – фотографияләр, рапира, грамоталар, сувенирлар куелган. Очрашу кысаларында Валентина Геннадьевна шәхси архивыннан экспонатлар тапшырачак, алар арасында - медальләр, грамоталар, аның «Что было, то было…» (“Булганы булды...”) дигән китабы бар.
Очрашуда 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм уздыру комитеты вәкилләре, спортчылар, мәктәп укучылары, музей хезмәткәрләре катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
июнь, 2026 ел
Казан Мэриясе татар теле курсларын дәвам итә
15 июньдә Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылып килүче чираттагы бушлай татар теле курсына старт бирелә.
5
июнь, 2026 ел
«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татьяна Фадееваның «Бәхет составы» дигән халыкара күргәзмәсе ачылачак
11 июньдә сәгать 16:00тә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Үзбәкстан рәссамы Татьяна Фадееваның «Бәхет составы» дигән халыкара шәхси күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә 70тән артык живопись һәм графика әсәре, инсталляцияләр, шулай ук мультипликация тәкъдим ителәчәк.
Рус теле көне һәм А.С. Пушкинның тууына 227 ел тулу уңаеннан тантаналар
6 июньдә Россиядә Рус теле көне һәм заманча рус әдәби теле нигез салучы, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 227 ел тулу билгеләп үтеләчәк.
Алабугада Борис Березовскийның «Алабугадагы җәйге кичләр» халыкара музыка фестивале узачак
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Борис Березовскийның «Алабугадагы җәйге кичләр» халыкара музыка фестивален үткәрүгә әзерләнә. Фестиваль Алабуганың тарихи үзәгендә – Шишкин прудларында уза. Кунакларны иң якты һәм онытылмас тәэсирләр, гаҗәеп табигый акустика һәм профессиональ тавыш тудырган дулкынландыргыч хисләр көтә. Музыкаль жанрлар калейдоскобы: симфоник классика, көнбатыш Европа урта гасыр композиторлары әсәрләре, джаз һәм борынгы рус рухи музыкасы, халык көйләре һәм автор җырлары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз