“Бөек ефәк юлы” Горно-Алтайскида

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

17 гыйнвар көнне Горно-Алтайск шәһәренең А.В.Анохин исемендәге Милли музеенда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан “Бөек ефәк юлы” күргәзмәсе ачылды. Чара Татарстан Республикасы белән Алтай крае арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне тормышка ашыру кысаларында узды.

Кунакларны Алтай Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Наталья Екеева, мәдәният министры урынбасары Лариса Стрельникова, Алтай Республикасының Дәүләт Җыены – Эл Корылтайның мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте, иҗтимагый берләшмәләр  комитеты рәисе Вячеслав Уханов, А.В.Анохин исемендәге Милли музей директоры Римма Еркинова сәламләде.

Тантаналы чарада Алабуга дәүләт музей-тыюлыгыннан генераль директор урынбасары Марина Жарковская һәм Көнчыгыш залы мөдире Гөлнара Подноскова  катнашты. Алар Милли музейга Татарстан Республикасында “Россия рәссамнары берлеге” әгъзалары һәм аның җитәкчесе Илнур Сираҗиев картиналарын тапшырды. Үз чиратларында Алтай рәссамнары да Алабуга музей-тыюлыгы фондларына үз әсәрләрен бирде.

Күргәзмәдә Алабуга  2015 елның июль аенда Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары финанс ярдәмендә узган “Бөек ефәк юлы” X Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумы катнашучыларның эшләре тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International