Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее Роберт Фальк рәсемнәрен күрсәтәчәк
2011 елның 9 ноябре, чәршәмбе
9 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда Роберт Фалькның «Чорның буталчык стенограммасы…» дигән рәсемнәр күргәзмәсе ачылачак. Ул рәссамның тууына 125 ел тулуга багышлана.
Музей күргәзмәне Мәскәүнең сынлы сәнгать әсәрләре коллекцияләүчеләр клубы белән берлектә оештырган, анда ТР ДССМ тупланмаларыннан һәм Мәскәүнең шәхси коллекцияләреннән 67 рәсем куелган.
Роберт Рафаилович Фальк (1886-1958) –ХХ гасырның күренекле рәссамы, аның сәнгать өлкәсендәге үз чорына хас эзләнүләрне, каршылыкларны һәм казанышларны чагылдырган иҗаты Россия һәм дөнья сәнгатенең аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Сәнгать тарихына барыннан да элек «Буби валеты» вәкиле буларак кереп калган Фальк, киндердә һәм кәгазь битләрендә яңа сәнгати чынбарлыкны чагылдырырга тиешле үз алымын булдыра, авторның фәлсәфи уй-фикерләрен ача, дөньяның җанлы сурәтен тасвирлый барып, сәнгатьтә һәрчак үзенә генә хас аерым юл эзләде. Картиналары белән чагыштырганда ярдәмчел роль уйнаса да, рәсемгә Фальк бөтен иҗат дәверендә тугры кала, аңа мөстәкыйль сәнгати мәгънә сала. Күргәзмә экспонатлары останың 1900 еллардан – өйрәнчеклек чорыннан башлап 1950 елларгача - өлгергәнлек һәм йомгаклау чорынача булган озын иҗади юлын яктырталар, 1910 елгы шау-шулы “бубивалетчылыгы”, 1920 елгы фәлсәфәчелеге, 1930 елгы лириклыгы белән таныштыралар; рәссамнең тормыштан алган төрле тәэсирләрен һәм ул яшәгән Мәскәү, Париж, Кырым, Урта Азия, Башкортстан белән бәйле киң географиясен чагылдыралар.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
июнь, 2026 ел
Казан Мэриясе татар теле курсларын дәвам итә
15 июньдә Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылып килүче чираттагы бушлай татар теле курсына старт бирелә.
5
июнь, 2026 ел
«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татьяна Фадееваның «Бәхет составы» дигән халыкара күргәзмәсе ачылачак
11 июньдә сәгать 16:00тә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Үзбәкстан рәссамы Татьяна Фадееваның «Бәхет составы» дигән халыкара шәхси күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә 70тән артык живопись һәм графика әсәре, инсталляцияләр, шулай ук мультипликация тәкъдим ителәчәк.
Рус теле көне һәм А.С. Пушкинның тууына 227 ел тулу уңаеннан тантаналар
6 июньдә Россиядә Рус теле көне һәм заманча рус әдәби теле нигез салучы, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 227 ел тулу билгеләп үтеләчәк.
Алабугада Борис Березовскийның «Алабугадагы җәйге кичләр» халыкара музыка фестивале узачак
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Борис Березовскийның «Алабугадагы җәйге кичләр» халыкара музыка фестивален үткәрүгә әзерләнә. Фестиваль Алабуганың тарихи үзәгендә – Шишкин прудларында уза. Кунакларны иң якты һәм онытылмас тәэсирләр, гаҗәеп табигый акустика һәм профессиональ тавыш тудырган дулкынландыргыч хисләр көтә. Музыкаль жанрлар калейдоскобы: симфоник классика, көнбатыш Европа урта гасыр композиторлары әсәрләре, джаз һәм борынгы рус рухи музыкасы, халык көйләре һәм автор җырлары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз