Яңа ел бәйрәмнәреннән соң Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры җиң сызганып эшкә кереште. Театр 12 гыйнвар көнне Казанның балалар бакчаларында “Светофорда кунакта” спектаклен күрсштте. Бу театрның ЮХИДИ идарәсе белән берлектә оештырылган Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау максатында тормышка ашырыла торган чара.
Шулай ук бүген һәм иртәгә балалар бакчаларында Рәфис Корбанның “Бүре белән кәҗә” спектакле күрсәтеләчәк. Ә 18 һәм 19 гыйнвар көннәрендә мәктәпләрдә Х.Ибраһимов әкияте буенча куелган “Килмешәк” спектакле тәкъдим ителәчәк.
22-28 гыйнварда театр труппасы Саба районына гастрольләргә барачак. Анда алар өлкәннәр өчен Разил Вәлиевның “Әйдә барыйк, кызлар карыйк”, ә балаларга “Светофорда кунакта” спектакле күрсәтеләчәк.