Татар дәүләт филармониясендә Әлфия Авзалованы искә алалар

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

15 гыйнвар көнне  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт була.

Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концертлар  12 ел дәвамында җырчының нәкъ туган көнендә үткәрелә. Быелгысы  җырчының үзеннән башка узачак беренче концерт. Легендар татар җырчысы Әлфия Авзал кызы Авзалова 2017 елның җәендә арабыздан китте.

Җырчы истәлегенә багышланган концертта  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов; Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева; Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов; Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров һәм Раяз Фасыйхов; Асылъяр, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлназ Асаева, Энҗе Шәйморзина, Чулпан Йосыпова, Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Гыйльфанова, Рафил Җәләлиев, Алисә Мамина, Илшат Гобәйдуллин; «Артур & Марат» дуэты; «Казан егетләре», «АЙ-КАЙ» һәм «Болгар кызлары» төркемнәре катнаша.  

Концерт күренекле  дәүләт эшлеклеләре, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең Әлфия Авзалова турындагы истәлекләре белән үрелеп барачак.

Режиссер – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин

Сценарий авторы – Илсөяр Шиһапова

Башлана - 18.30 сәг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International