Актерлар йортында – Иске Яңа ел

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

13 гыйнвар көнне 17.00дә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Иске Яңа елны каршы алу була. Кичәдә сәхнә ветераннары – Казанда әлеге театраль традициягә нигез салучылар катнаша. Кичә барышында “Ел җыры” музыкаль конкурс та узачак.

Актерлар йортында Иске Яңа елны каршы алу – күптәннән дәвам итә торган тетраль традиция, ул республиканың бөтен театрларын берләштерә. Ел саен бу көнне актерлар бирегә җыелып, иске календарь буенча Яңа елны карша ала.

Мәгълүм булганча, актерлар өчен Яңа ел – ул ял түгел, ә эш. Яңа ел каникулларында артистлар, гадәттә, массакүләм чараларда, тамашаларда һәм интермедияләрдә катнаша. Актерлар йортында уза торган Иске Яңа ел кичәсе – хезмәттәшләр белән күрешү һәм бергәләп бәйрәм итү өчен мөмкинлек, дип билгеләп үтә оештыручылар.

Һәр театр концерт номеры әзерли һәм аны жюри хөкеменә тәкъдим итәчәк. Кичәне Казан театр училищесын тәмамлаган актерлар Марсель Касймов белән Искандәр Нуриҗанов алып бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International