Казанда "Камал мәктәбе" театр тамашачылары мәктәбе ачыла

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

26 гыйнварда 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә яңа белем бирү проекты - "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбе ачыла. Проект кысаларында лекторийлар, җәмәгать диспутлары, мастер-класслар, ток-шоу форматларында спектакльләр күрсәтелә, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырыла. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.

Проект "Ахырзаман" (1987 ел) спектакленең видеоязмасын карау һәм фикер алышу белән ачылып китәчәк. Авторы - Чыңгыз Айтматов, режиссеры - Дамир Сираҗиев. Чынгыз Айтматовның "Ахырзаман" романы дөньяда беренчеләрдән булып Мансур Гыйләҗев тарафыннан сәхнәгә куела.

9 февраль, 18.00 сәгатьтә проект кысаларында "Әлдермештән Әлмәндәр" (1976 ел) спектаклен күрсәтү һәм фикер алышу узачак. Авторы - Туфан Миңнуллин, режиссеры - Марсель Сәлимҗанов. 23 февраль, 17.00 сәгатьтә - "Телсез күке" (2004 ел). Авторы - Зөлфәт Хәким, режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International