“Әкият” курчак театрында Яңа ел тамашалары дәвам итә

2017 елның 29 декабре, җомга

“Әкият” Татар дәүләт курчак театрында Яңа ел тамашалары дәвам итә.

Бәйрәм чаралары 8 гыйнварга кадәр барачак. Тамашалар шулай ук 13 һәм 14 гыйнвар көннәрендә дә оештырыла.

Нәни казанлылар һәм башкала кунакларына “Новогодние приключения Бременских музыкантов” интермедиясе күрсәтә. Программада шоу – Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары катнашында күңелле уеннар, күңелле бәйгеләр, костюмнар парады бар.

Интермедиядән соң тамашачылар спектакльләр карый. Быел тамашачыларга Астрид Линдгреннең “Малыш и Карлсон” һәм  Наталья Абрамцеваның “Кыш бабай бүләкләре” спектакле татар һәм рус телләрендә күрсәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International