Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

“Без Яңа ел алдыннан очрашып, узып баручы елга нәтиҗәләр ясыйбыз, киләсе елга планнар билгелибез. Безнең тормышыбыз, асылда, ике өлештән тора. Бу эш һәм гаилә. Әгәр дә без аның икесен бер юлы алып бара алабыз икән, безгә гаиләдә дә, эштә дә уңыш юлдаш булачак. Ә Мәдәният министрлыгына килгәндә исә, биредә эш белән гаилә бергә кушылып киткән. Гаилә кайда тәмамланып, эшнең кайдан башлануын аңлау шактый катлаулы. Чөнки һаман эш, һаман тамашалар, очрашулар, тантаналар. Болар барысы да бик күп көч һәм эштә хезмәттәшләрнең, ә гаиләдә якыннарның игътибарын таләп итә”, - дип белдерде Васил Шәйхразиев сәламләү чыгышында.

Аның сүзләренчә, Татарстан Мәдәният министрлыгы бүгенге көндә үз алдында торган бурычларны лаеклы үти. “Әлеге бурычлар нинди генә юнәлешкә карамасын, бу, иң беренче чиратта, коллективлар, шәхесләр. Алар үзләре сайлаган һөнәргә тугры хезмәт итә”, - диде Премьер-министр урынбасары.

“Куйган тырышлык бушка китмичә, эшеңдә уңышларга ирешү, һичшиксез, бик сөенечле. Әмма җитәкчеләр сезнең тырышлыкны күреп, дәүләт бүләкләренә тәкъдим итә икән, бу икеләтә, өчләтә шатлыклы күренеш. Бу сезнең хезмәтне бәяләү белән беррәттән, сез эшләгән коллективны да зурлау”, - дип ассызыклады Васил Шәйхразиев. Бүген аның кулыннан дәүләт бүләкләрен рәссамнар, скульпторлар, композиторлар, артистлар, язучылар – барлыгы 33 кеше алды.

Әйтик, бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты  Георгий Ибушев “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек булды.

ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән макталы исем рәссам-график, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Казанның 5нче Балалар сәнгать мәктәбе директоры Юрий Бердников; ТРда Россия Рәссамнар берлеге рәисенең беренче урынбасары Илнур Сираҗиев; композитор, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Илһам Байтирәккә тапшырылды.

Оригиналь жанр артисты Шамил Галиев; Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артисты Айгөл Сагынбаева; Казан шәһәре “Сәйдәш” мәдәни үзәгенең “Фантазия” Казан шәһәр джаз-оркестры артисты Татьяна Леонтьева; “Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар” иҗат коллективы җитәкчесе Булат Нигъмәтуллин; “Әкият” Татар дәүләт курчак театры артисты Татьяна Сорокина; Чаллы дәүләт татар драма театры артисты Ләйсән Нургалиева ТРның атказанган артисты булды.

ТРның атказанган хезмәткәре дигән мактулы исемне Казанның С.Сәйдәшев исемендәге 17нче Балалар музыка мәктәбенең скрипка укытучысы Татьяна Воронина; язучы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Хәнәфи Бадыйков; Әлмәт муниципаль районының Ризатдин Фәхретдин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова; “Казан” мәдәни үзәгенең Казан шәһәр филармониясе нәфис сүз остасы Ольга Завьялова; Казанның Чайковский исемендәге 1нче Балалар музыка мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Ризилә Камалова; Казанның 14нче Балалар музыка мәктәбе  директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Тәнзилә Овсянникова; В.И.Ленин исемендәге Мәдәният-ял комплексының сәнгать җитәкчесе Роза Поспелова; “Казан” милли-мәдәни үзәгенең Константин Васильев картиналары галереясенең өлкән фәнни хезмәткәре Геннадий Пронин; «La Primavera» Казан камера оркестрының баш хисапчысы Гүзәл Рафыйкова; Казан халык сәнгать кәсепчелеге техникумы директоры Раушания Сәүбәнова; Казанның 3нче Балалар музыка мәктәбе укытучысы Фирдәүсә Сабирҗанова; Казанның 5нче Балалар музыка мәктәбе директоры Светлана Сөләйманова; Камал театры рәссам-конструкторы Наталья Трофимова; Тимерюлчылар Мәдәният йорты (Юдино станциясе) директоры Юрий Тулаев; Чаллы сәнгать көллиятенең скрипка укытучысы Вероника Якунина; ТР Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Хәйруллина; Казанның 8нче Балалар музыка мәктәбе  директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Резеда Хөснетдинова алды.

ТР Президенты Рәхмәтенә язучы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Азат Әхмәдуллин, ТР Дәүләт симфоник оркестры концертмейстеры Максим Монасыйпов лаек булды.

ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте кинорежиссер, кинооператор, ТРда “Россия Федерациясе Кинематографистлар берлеге” гомумроссия иҗтимагый берләшмәсенең республика бүлеге әгъзасы Николай Морозовка белдерелде.

Соңыннан дәүләт бүләкләрен алучыларны Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатулин котлады һәм 2018 елда бүләкләрнең тагын да күбрәк булуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International