«Изге джаз»

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

22 декабрь көнне Татарстан Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән-йөрәккә” хәйрия проекты кысаларында бу елның соңгы концерты узды. Бу юлы ул Казанның 18нчы Балалар музыка мәктәбенең Актлар залында үтте. Анда шулай ук “Изге джаз” остаз дәресе дә оештырылды.

Балалар белән джаз музыкасы өлкәсендәге белемнәрен музыкант, джазчы, «ALMA» этно-төркеменә нигез салган Валера Коротков бүлеште. Ул балалар өчен остаз дәресе үткәрде, джаз тарихы турында сөйләде. Концерт музыкант һәм балалар катнашында төрле музыкаль темаларга импровизация белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International