Яңа ел алдыннан, 28 декабрьдә Казан дәүләт консерваториясе иҗат коллективлары Әзербәйҗан композиторы Узеир Хаҗибәковның “Аршин мал алан” музыкаль комедиясен тәкъдим итә. Премьера С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак.
Спектакльне куярга Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе, Кырымтатар дәүләт академия музыкаль-драма театры режиссеры Ринат Бекташев чакырылган. Спектакльдә опера студиясе солистлары, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов җитәкчелегендәге «TATARICA» оркестры катнаша.