Иртәгә «Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсында җиңүчеләр билгеле булачак

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Иртәгә 16.00дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академик театрында «Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсында җиңүчеләр игълан ителәчәк. Шулай ук биредә әлеге бәйгедә катнашучыларның эшләре урнаштырылган күргәзмә дә ачыла.

Быел әлеге бәйгедә Россиянең 15 төбәгеннән 64 фотограф катнашты. Конкурска барлыгы 405 эш алынган.

Искәртеп узабыз: әлеге конкурс 2014 елдан башлап “Татар халкының милли бердәйлеген саклап калу (2014 - 2019)” дәүләт программасы буенча “Портрет”, “Традицияләр һәм гореф-гадәтләр” һәм “Үзешчән-гамәли сәнгать” номинацияләре буенча үткәрелә.

Бәйге Татарстанда һәм аннан читтә татар халкының традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү, популярлаштыруга йөз  тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International