Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында романтик чор генийлары – Ференц Лист һәм Юлиус Ройбке музыкасы яңгыраячак. “Романтизм давылы” дип аталган программада әлеге ике композиторның әсәрләре фортепиано һәм орган башкаруында тәкъдим ителәчәк.
Концертта танылган музыкантлар – Казан консерваториясе ректоры, Россиянең халык артисты, профессор Рубин Абдуллин (орган) һәм халыкара конкурслар лауреаты Татьяна Халтурина (фортепиано) катнаша. Әсәрләргә шигъри эпиграфларны Казанның танылган шагыйре Нури Борнаш укыячак.
Концерт 18.30да башлана.